news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачлылар татарча көрәш буенча Татарстан беренчелегендә җиңде

Икенче урында - Арча, өченчедә - Әлмәт егетләре.

(Балтач, 20 май,  "Татар-информ", "Хезмәт"). “Балтач” спорткомплексында 1997-1999 елгы яшьләр арасында татарча көрәш буенча Татарстан республикасының ачык беренчелеге узды, дип яза җирле басма. 

Балтачта үткән мәртәбәле бәйгедә республика районнарыннан килгән 30 команда һәм 230 яшь көрәшче үзара иң көчлеләрне ачыклады. Кискен көрәштә Балтач командасы беренче урынны яулады, икенчедә – Арча, өченчедә -  Әлмәт егетләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot