Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачлылар "Сабантуй" паркында күңелле ял итә ала
Биредә яктыртылган чаңгы трассасы, “Чана тау”, автокинотеатр... Гаилә белән бергәләп ял итү өчен күп төрле мөмкинлекләр бар.
(Балтач, 2 гыйнвар, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Мәктәпләрдә кышкы каникуллар башланып китте. Кышкы каникул чоры 25 декабрьдән алып 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Ял чорында укучылар мәктәп каршында эшләп килүче кышкы лагерьларда, республикада урнашкан төрле дәвалау-тернәкләндерү комплексларында сәламәтлекләрен ныгыта ала. Бу чорда балаларның яллары күңелле һәм файдалы да үтсен өчен саф һавада күбрәк булырга, гаилә белән табигатькә чыгып күмәкләп чаңгы-чана шууларны оештырырга мөмкин, дип яза җирле басма.
Моның өчен бар мөмкинлек тә бар. Балтачка якын авылларда яшәүчеләр өчен бу мөмкинлекләр тагын да зуррак, чөнки “Сабантуй” ял һәм спорт паркында яктыртылган чаңгы трассасы булдырылды, “Чана-тау” да үз сезонын ачып җибәрде. Шулай ук паркта булдырылган автокинотеатрда нәфис фильмнар карау да оештырыла. Кыскасы, Балтачыбызның “Сабантуй” паркы елның теләсә нинди вакытында райондашларыбыз һәм кайткан кунаклар өчен менә дигән ял итү урыны буларак хезмәт итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз