news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачлылар милли көрәш һәм кул көрәше буенча X республика ачык турнирында 3нче урын алды

Яр Чаллы шәһәрендә мөселман яшьләренең милли көрәш һәм кул көрәше буенча берләштерелгән X республика ачык турниры үтте.

(Балтач, 9 апрель, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). 7 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына мөселман яшьләренең милли көрәш һәм кул көрәше буенча берләштерелгән X республика ачык турниры үтте. Анда безнең район командасы да уңышлы чыгыш ясады, дип яза җирле басма.

 Гомуми исәп буенча Әлмәт командасы – беренче, Чаллы – икенче булды. Балтачлылар өченче призлы урынга лаек булды. Шулай ук сабалылар да өченче урын яулады. 75 кг. үлчәү авырлыгында Нурфат Шәфигуллин – икенче, 95 кг. үлчәү авырлыгында Рөстәм Заһидуллин 3нче урынга лаек дип табылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100