Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачлылар Мари җирлегендә үз ярышларын уздыра
Яңгуллылар Газиз абый истәлегенә хоккей ярышын Мари-Төректә үткәрде.
(Балтач, 5 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт", Нурзада Сәмигуллин). Балтач районының Яңгул авылы спортчылары Газиз абый истәлегенә хоккей ярышын Мари-Төректә үткәрде, дип яза районның "Хезмәт" газетасы..
“Районыбыз җирлегендә узучы Спартакиада кысаларына кергән, үзенең бөтен гомерен балаларга физик тәрбия бирүгә багышлаган, Татарстанның атказанган тренеры Газиз абый Газыймов истәлегенә узучы хоккей ярышын Мари-Төрек Боз сараена барып уздырырга туры килде. Әмма бик күңелле булды. Көне буена хуҗалык җитәкчесе Мәгьсүмҗан Равил улы, җирле үзидарә рәисе Ринат Гарафетдин улы безнең белән кайнадылар”, - дип үз шатлыклары белән уртаклашты Ранил Габдрахманов.
Авылда булган 4 команда арасында урыннар түбәндәгечә бүленгән. Түбән очлар, Таулылар, Югары очлар, Тау астылар. “Иганәчеләребез –“Яңа тормыш” җәмгыяте, Яңгул җирле үзидарәсе, Илнур Шакиров, мәрхүмнең уллары Азат һәм Ирек авылыбыз яшьләренә күпме матур мизгелләр бүләк иттеләр, ярышларның ачылыш һәм ябылу мизгелләре генә дә ни тора”,- дип дулкынлана-дулкынлана сөйләде Ранил.
Иң яхшы уенчылар булып Руслан Хәбибрахманов, Рөстәм Галиуллин, Айнур Гарифуллин, Алмаз Сабирҗанов, Айнур Гыйләҗевлар танылды һәм акчалата бүләккә лаек булдылар, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз