news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачлылар Казанда Корбан ашында булып кайтты

Аны «Наз» ятим балалар һәм инвалидларны яклау төбәк иҗтимагый хәйрия фонды оештырган

 (Балтач, 20 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтачтагы физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр һәм үзләре дә шушы категориягә керүче хатын-кызлар күптән түгел Казанда Корбан бәйрәменә багышланган хәйрия чарасында катнашты. Алар өчен «Алан аш» кафесында табын әзерләнгән иде. Һәр катнашучы бәйрәмнән күтәренке күңел һәм бүләкләр белән кайтты, дип хәбәр итә районның “Хезмәт” газетасы.

Хәйрия чарасын «Наз» ятим балалар һәм инвалидларны яклау төбәк иҗтимагый хәйрия фонды оештырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot