news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачлылар чаңгы ярышларына чыкты

Елдан-ел катнашучылар саны арту да, Балтачта сәламәт яшәү рәвешен алып баручыларның күбәюен генә дәлилли.

(Балтач, 11 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Фәйзрахманова). Бу ялларда “Сабантуй” паркы янындагы чаңгы трассасы әлеге спорт төрен үз итүчеләрдән тынып тормады. Кичә ул мәктәп укучыларын һәм Рәлиф Әскаров призына көрәшүчеләрне кабул итсә, бүген биредә «Татарстан чаңгы юллары - 2018» ярышлары үткәрелде, дип яза җирле басма.

Әлеге ярышларны балтачлылар күптән үз итәргә өлгерде. Старт бирелгәнче гәүдәләрне җылытып җибәрергә эшләнә торган зарядка, эштән бушап рәхәтләнеп бер-берең белән аралашу, матур паркларда җанга рәхәтлек алып чаңгыда җилдерү – болар бар да бүген балтачлыларны бердәм итте. Елдан-ел катнашучылар саны арту да, Балтачта сәламәт яшәү рәвешен алып баручыларның күбәюен генә дәлилли. “Россия чаңгы юллары – 2018” акциясенә генә дә 5701 кеше катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100