news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачлылар “Балкыш” фестивалендә лауреат булды

Әлеге фестиваль Комсомолның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланды.

(Балтач, 15 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). “Балкыш“ (“Сияние“) Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның V Республика фестивале кысаларында узган зур мәдәни чарада районның өлкән яшьтәге җыр-биюгә сәләтле, нәфис сүзгә оста һәвәскәрләре катнашты. Әлеге фестиваль Комсомолның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланды.

Иң элек район җирлегендә 2-5 апрель көннәрендә 4 зонада - Норма, Нөнәгәр, Түнтәр, Карадуган мәдәният йортларында фестивальнең сайлап алу турлары үткән иде. Барлыгы 600дән артык һәвәскәр катнашты. Ә аннан соң җиңүчеләр район сәхнәсендә гала-концертта чыгыш ясады. Алга таба алар 17 апрель көнне Кукмара районы сәхнәсендә үткән республикакүләм фестивальнең зона сайлап алу турында мәртәбәле жюри комиссиясе каршында да уңышлы имтихан тотты. Алар башкала тамашачысын да әсир итәргә өлгерде.

Шушы көннәрдә “Балкыш“ Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның V Республика фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды.

Лауреатлар арасында Балтач районының иҗат коллективлары да бар, менә алар: Сосна авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сөмбел” җыр һәм бию ансамбле (җитәкчеләре бертуган Гөлнара һәм Гөлия Закировалар); Салавыч авылыннан гармунда үзе уйнап җырлаучы Җәмилә апа Сибгатуллина; Арбор авылыннан “Ядкарь” вокал-инструменталь ансамбле (җитәкчесе Марат Габделхаков).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100