news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачлылар армиядә хезмәт итүче якташларының хәлен белде

Хәзер 24 балтачлы армиядә хезмәт итә.

(Балтач, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Киров өлкәсенең Мирный бистәсендә урнашкан район шефлыгындагы хәрби бүлектә бүгенге көндә 24 солдат хезмәт итә. Әлеге бүлеккә барып, Балтач егетләренең хезмәте белән танышу матур гадәткә керде. Ел саен диярлек районнан хәрби комиссар җитәкчелегендәге делегация солдатлар белән очраша, дип яза җирле басма.

– Солдатлар янына хәрби бүлеккә барып йөрү хәрби комиссарларга мәҗбүр ителми. Әмма мин бар да яхшы буласына ышандырып улларын армия сафларына озатам икән, алар исән-сау әйләнеп кайтканчы ата-аналары алдында үземне җаваплы итеп тоям һәм аларның хәлләрен белешеп торуны үземнең бурычым дип саныйм. Хәрби бүлек белән даими элемтәгә кереп, егетләребезнең хәлләрен белеп торабыз, – ди Васил Вәлиев.

Көзге чакырылышта армия сафларына алынган егетләр белән очрашуга хәрби комиссар белән берлектә район башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Гайнетдинов та барды. Шулай ук делегация составында уллары биредә хезмәт итүче әти-әниләр дә бар иде. Кече Лызи авылыннан Лариса Михайлованың улы Никита да әлеге бүлектә хезмәт итә.

- Улларыбыз белән күрешү мизгелләрен дулкынланып көттек. Очрашкач, биредәге тәртип һәм мохит белән танышкач тынычланып калдык. Хәрби бүлек командиры безне хезмәт итү шартлары белән таныштырды. Биредәге тормыш бер мизгелгә ял йортындагыга ошап калды, чөнки биредә хезмәттән тыш, ял итү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Телисең икән футбол уйна, чаңгыда йөр, тренажерда шөгыльлән. Туклану мәсьәләсе дә яхшы, сайлау мөмкинлеге бар, менюда һәрвакыт ит һәм балык ризыклары бар. Чәй бүлмәсе эшләп тора. Казармаларда тәртип, урыннар шул кадәр матур һәм пөхтә итеп җыештырылган. Ә бит яшерен-батырын түгел, күп егетләр бу эшне туган йортларында бөтенләй башкармый. Кер юар өчен автомат машиналар да бар, кыскасы, тормыш итәр өчен барлык шартлар да тудырылган, – ди Лариса.

Командирлар тарафыннан егетләребезнең тырыш, хезмәт сөючән, бер-берләре белән дустанә мөнәсәбәттә, ярдәмчел булулары хакында җылы сүзләр ишетүе делегация составындагыларда зур горурлык хисе тудырды. Егетләр белән саубуллашкан чакта хәрби комиссар:

- Балтач районы егетләре хакында моңарчы бары мактау сүзләре генә ишетелде. Менә сезнең хакта да бары уңай фикерләр генә ишеттек. Әлеге мактаулы исемгә тап төшерми хезмәт итегез, – диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100