Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачлылар «Аһәңле Татарстан» республика фестиваленнән җиңү белән кайтты
"Орчык" гөсләчеләр ансамбле һәм әниле-уллы Айсылу һәм Рамазан Әсәдуллиннар өчен уен коралларында уйнаучылар фестивале бик уңышлы булды.
(Балтач, 2 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Мөслим районында традицион уен коралларында уйнаучыларның «Аһәңле Татарстан» исемле республика фестивале булды. Бу мәртәбәле сәнгать бәйгесендә районыбызның "Орчык" гөсләчеләр ансамбле һәм, ялгыз башкаручы буларак, әниле-уллы Айсылу һәм Рамазан Әсәдуллиннар катнашты. Алар Гала-концертта чыгыш ясады. Әсәдуллиннар традицияләрне саклаган өчен дипломнарга лаек булды. Ә "Орчык" I дәрәҗә лауреат исемен яулады, дип хәбәр итә Балтачның “Хезмәт” газетасы.
“Республиканың төрле районнарыннан килгән иҗат коллективлары белән таныштык. Мөслим буйлап экскурсиягә дә алып бардылар. Яңа төзелгән паркта булдык, Туган якны өйрәнү һәм сәнгать мәктәбе музейларына алып керделәр. Бик ошады!" – дип шатлык уртаклашты Айсылу Әсәдуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз