news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачлы Якуп Зарипов Анапада спорт остасына кандидитлык нормасын үтәде

IX ачык Бөтенроссия уеннарында Татарстан командасы составындагы абыйлы-энеле үсмерләр уңышлы чыгыш ясады.

(Балтач, 22 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Нурзада Сәмигуллин). Шушы көннәрдә Анапа шәһәрендә IX ачык Бөтенроссия уеннары булып узды. Балтачның спорт мәктәбендә кекусинкай-каратэ түгәрәгендә остазлары Альберт Бәзәгетдинов кул астында шөгыльләнүче бертуган Салих һәм Якуп Зариповлар да бу уеннардан читтә калмадылар, диелә районның "Хезмәт" газетасы хәбәрендә.

Татарстан командасы составында чыгыш ясаучы бу егетләребез иптәшләрен чын мәгънәсендә “тукмап” , Салих 10-11 яшьлекләр арасында ката-соло төрендә икенче, Якуп 14-15 яшьлекләр арасында шушы төрдә чемпион булып танылса, каратэ стилендә икенче урынны яулады.

Шулай итеп, Якуп бу спорт төрендә спорт остасына кандидитлык нормасын үтәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot