news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачлы "Нечкэбил 2017" конкурсында икенче урын алды

Чепья авылында урнашкан "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсе директоры Тәнзилә Зәкиеваның җиңүе - күмәк тырышлык нәтиҗәсе.

(Балтач, 6 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Чепья авылында урнашкан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсе директоры Тәнзилә Зәкиева республикада үтә торган “Нечкәбил 2017” конкурсының финал өлешенә кадәр килеп җитә алды. Алай гына да түгел, икенче урынны яулады, дип яза җирле басма.

Тәнзиләбезнең җиңүендә барлык райондашлары, хезмәттәшләре, мәдәният хезмәткәләре, гаиләсенең өлеше шактый саллы һәм, билгеле инде, героебыз үзе дә нык тырышты. Призерлар арасында аның булачагына чын күңелдән ышанып, райондашлары айлар дәвамында барган инша, фотобәйге, төрле номинацияләр өчен аңа үз тавышларын бирде. Күмәк тырышлык эзсез калмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot