Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачлы башка төбкәләр белән дә хезмәттәшлек итә
«КамАЗ» руле артында йөреп, әлеге эшнең бөтен нечкәлекләрен аңлаучы Илдар Галимуллович эшен дә шул юнәлештә башлап җибәрә — запас частьлар сата башлый
(Балтач, 24 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова). Хезмәт юлын гади шофер буларак башлап, аннан соң бары тик үзенең тырышлыгы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә шәхси эшмәкәргә кадәр күтәрелеп, бүгенге көндә Балтач районы һәм республика белән генә түгел, ә чит регионнар белән дә хезмәттәшлек итүче Илдар Галиуллинны Балтачта белмәгән кеше аздыр.
«КамАЗ» руле артында йөреп, әлеге эшнең бөтен нечкәлекләрен аңлаучы Илдар Галимуллович эшен дә шул юнәлештә башлап җибәрә — запас частьлар сата башлый. Башта гаражында гына эшләсә, аннан соң анда да сыеша алмау сәбәпле, 2004 елда Себер тракт урамында җир алып, база булдыра. Анда да запас частьлар сату кәсебен дәвам итә ул. Тик җайлап-җайлап эшен киңәйтү уе да ташламый аны. Бу «Сельхозтехника» һәм «Агроснаб» оешмалары үз өсләренә йөкләнгән бурычны үти алмаган заманнар була. Нәкъ шул елларда Илдар Галимуллович йөк машиналарының двигательләрен ремонтлау эшен башлап җибәрә. Алга китеп булса да әйтим, аздан гына башланган эш бүген инде киң җәелеп, әлеге хезмәттән файдаланучылар саны бихисап һәм иң сөендергәне шул, даими клиентлары да күп. Мари Иле, Арча, Саба, Кукмара, Теләче, Малмыж районының авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче җәмгыятьләре, районыбызның барлык диярлек оешма-предприятие һәм авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең техникаларын биредә запас частьлар белән дә тәэмин итәләр, кирәкле ремонтын да ясап җибәрәләр. Чөнки Галиуллин ширкәтенең төп эш юнәлешләре дә авыл хуҗалыгы техникаларының двигательләрен һәм агрегатларын ремонтлау; «КамАЗ»ларга капиталь ремонт ясау. Әлеге юнәлешләре белән күптән түгел районыбызга эшлекле сәфәр кылган Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре дә кызыксынган иде. Бигрәк тә шундый тулаем башкарылган төзекләндерү эшләренең бәя ягыннан күпме буласын беләселәре килде аларның, ә белгәч хәтта аптырап та калдылар, чөнки бәяләр чыннан да үтемле.
Әле бит кеше белән якыннан килеп эшләү, яхшы мөнәсәбәт дигән әйбер дә уңышның нигезе икәнен онытмаска кирәк, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз