news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачка Пәйгамбәрнең чәч бөртеген алып кайтканнар

Районда Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид кичәсен үткәрделәр.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Балтач мөхтәсибәтендә кичә зурлап Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид кичәсен үткәргәннәр. Чара республиканың Теләче, Азнакай, Саба, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Лениногорск һәм башка районарыннан дин кардәшләрне җыйды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бәйрәмнең иң югары ноктасы һәм көтеп алынган мизгеле булып Мөхәммәд Пәйгамбәрнең чәч бөртеген карау мөмкинлеге иде, диелә хәбәрдә. Кадерле "күчтәнәч" Балтачка бормалы юллар белән кайткан – аны Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдуллаев Әлбир хәзрәткә бүләк итә, ул үз чиратында ядкарьне Россия башкаласыннан махсус Балтач халкына күргәзмәгә китереп куя.

Бәйрәм кунаклары арасында Татарстан республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Татарстан республикасы президенты аппараты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нүрия Хашимова һәм башкалар катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100