news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачка “Алтын балык” бәйгесенә Казаннан һәм Әлмәттән дә килгәннәр

Бишенче тапкыр үткәрелүче бу бәйгедә 50гә якын балыкчы катнашты.

(Балтач, 27 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Балтач районының   иң оста балыкчылары Нормабаш плотинасына “Алтын балык” бәйгесенә җыйналды. Соңгы елларда гадәткә әйләнеп баручы “һөнәри” бәйгеләренә – балык тоту ярышына. Бишенче ел рәттә үткәрелүче бәйгенең быелгысында үзенчәлекләр дә бар. Бердән, ярыш урыны үзгәргән, икенчедән, күрше-тирә районнардан, Казаннан, хәтта Әлмәттән дә килүче бар.

Оештыручылар – “Хыял” яшьләр үзәге егет-кызлары кайнар чәй, коймак, музыканы да онытмаган.

Бәйгедә иллегә якын балыкчы катнашты.. Балтачтан Алмаз Фазылҗанов иң беренче балыкны тотучы булып танылса, иң зур балык хуҗасы да ул. Шулай ук Балтачтан Кәрам Зыятдинов та ике приз откан: “Иң өлкән балыкчы” (72 яшь) һәм “Иң күп балык тотучы” (ике сәгатькә 30 балык). Унбиш яшьлек Иршат Бариев “Иң яшь балыкчы” булса, Ләйсән Нәҗметдинова “Хатын-кыз балыкчы”, Саба районы Шәмәрдән бистәсеннән Раил Садыйков “Бозны иң тиз тишүче”, Әлмәттән Фәнил әфәнде “Иң ерактан килгән балыкчы” номинацияләрендә бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot