Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтач үзәгендә җиңел машина җәяүлене бәрдергән
Тиешле урыннан чыкмаган 16 яшьлек кыз хастаханәгә эләккән.
(Балтач, 12 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”). 10 ноябрь көнне 15.00 сәгатьтән соң бистәнең элекке автовокзал янындагы чатны узып, үзәккә юнәлүче “Хендай” машинасы 16 яшьлек кызны бәрдерә, дип яза җирле басма.
Әйтүләренчә, кыз юлга җәяүлеләр йөрергә тиеш булмаган урыннан чыккан. Машина капотына, тәрәзәгә бәрелеп, аңын җуйган кыз баланы Балтач үзәк хастаханәсенә озатканнар. Ул аңына килгән, тормышына куркыныч янамый диләр. Табиблар аны җентекләп тикшерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз