news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач волонтерлары «Китапка икенче гомер бүләк ит» акциясенә өнди

Аның кысаларында мәктәп китапханәсе 905 данә китап-журналга тулыланды

 (Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстанда «Китапка икенче гомер бүләк ит» дигән игелеклелек акциясе гамәлдә. Аның максаты - мәктәп китапханәләре файдалы уку, фәнни-популяр, әдәби, белешмә китаплары белән тулыландыру.

Балтач урта мәктәбе волонтерлары Пенсия фонды, социаль яклау бүлеге, казначылык, салып инспекциясе, суд приставлары һәм башка оешмаларда булып, шушы акция белән таныштырдылар һәм өлкән абый-апаларын анда актив катнашырга чакырдылар.

Шушы акция ярдәме белән мәктәп китапханәсе 905 данә китап-журналларга тулыланды. Акция 21 октябрьга кадәр бара, дип хәбәр итә Балтачның “Хезмәт” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100