news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач волонтерлары «Әбиемнең җылы бияләйләре» хәйрия акциясе уздыра

Бияләйләрне район социаль яклау бүлегенә китерергә кирәк

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). 20 ноябрь, Балалар хокукларын яклау көне уңаеннан, Балтачның «Наз» үзәге каршында эшли торган «Волонтер» оешмасы «Әбиемнең җылы бияләйләре» дигән хәйрия акциясе игълан итте.

Аның төп максаты — авыр тормышлы гаиләдә тәрбияләнүче балаларга матур, җылы бияләйләр бүләк итү.

Акция 22 сентябрьдән 10 ноябрьга кадәр барачак. Иң матур һәм җылы бияләй хуҗасын үзенчәлекле бүләк көтә. Бияләйләрне район социаль яклау бүлегенә китерә аласыз, дип белдерә районның “Хезмәт”басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100