Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтач урта мәктәбендә “Фән адымнары - 2012” фәнни-гамәли конференция булып узды
Конференциядә составында фән галимнәре, профессорлар булган башкала кунаклары катнашты
(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Балтач урта мәктәбендә “Фән адымнары – 2012” фәнни-гамәли конференция булып узды. Татарстан Фәннәр Академиясе Президенты академик Әхмәт Мазһаров исемендәге фәнни-гамәли конференция алдагы елларда район күләмендә генә үткәрелсә, быел ул үз географиясен киңәйтеп, республиканы ук “колачлады”, дип хәбәр итә “Хезмәт” газетасы.
Чараның тантаналы өлешен мәктәпнең киләчәге булган 2 нче В сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Резеда Гыйльматдинова) башлап җибәрде һәм конференция үз эшен 8 секциядә бүленеп дәвам итте. Конференциядә составында фән галимнәре, профессорлар булган башкала кунаклары да катнашты һәм алар һәр секциядә булып, биредәге эшчәнлек белән якыннан танышты.
Информатика секциясендә гимназия укучылары Ирек Вәлиев, Салават Хәкимов II призлы урын яулады. Ә шул ук белем йортыннан Ансаф Гафетдинов кызыксындыру бүләгенә ия булды. Физика буенча Түнтәр мәктәбеннән Җәүдәт Шәрәфиев - II, Нормадан Расил Мөэминов III урынга лаек дип табылды. Шул ук мәктәптән Денис Герасимов һәм Нөнәгәр урта мәктәбе укучысы Дилә Гариповаларның эше кызыксындыру бүләгенә ия булды.
Биология фәне буенча Чепья мәктәбеннән Наталья Жукова - I, Ләйсән Котдусова һәм Дәлия Шамилова - II, Ринат Нуриев (өчесе дә Балтач урта мәктәбе) III призлы урын яулады. Химия буенча Нөнәгәр урта мәктәбеннән Зилә Усманова белән Рамилә Фазылҗанова III урынга, ә Нормадан Миләүшә Фазлыева кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
География һәм экология фәне буенча Балтач гимназиясеннән Лилия Әхмәдуллина белән Динар Нәҗметдинов, тарих һәм туган якны өйрәнүдән Аилина Сабирҗанова II призлы урын яуладылар. Ә Куныр мәктәбе укучысы Диләрә Мөбарәкшинаның эше кызыксындыру бүләгенә ия булды.
Узган ел академик кадәр академик Ә.Мазһаровны “телсез” калдырган Норма урта мәктәбе укучысы Илфат Йосыповның эше быел да югары бәяләнде. Аның хезмәте бүген үк фәнни эш итеп бастырып булганлыгы да искәртелде. Ә менә Ландыш Габитованың (Субаш) хезмәте III урынга лаек дип табылды. Ф.Гыйльфанов белән Р.Гариповлар кызыксындыру бүләге иясе булды.
Техник иҗат итү секциясендә исә балтачлыларга тиңнәр булмады. Җәүдәт Шәрәфиев (Түнтәр), Ранил Хәкимҗанов (Субаш), Александра Федотовалар (гимназия) беренче өчлектә. Балтач урта мәктәбеннән Зөһрә Мөхәммәтҗанованың эше кызыксындыру бүләгенә ия дип табылды.
Моңарчы район күләмендә генә үткәрелеп, кечкенәрәк масштабта көч сынашкан районлыларның быел зур аудитория каршында чыгыш ясавы, башка җирлекләрдә яшәүче яшьтәшләренә үз хезмәтләрен тәкъдим итеп, җиңүгә омтылу теләге фән үрләрен яулауда зур стимул дияргә кирәк. Якташлары Ә.Мазһаров, Мәгариф һәм фән министрлыгы, район мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган фәнни-гамәли конференция быел да бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз