news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Балтач" тыюлыгында мәктәп укучылары кошларга ярдәм итә

Кече Лызи мәктәбендә “Җимлек” дип аталган акция үткәрелгән.

(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Фәйзрахманова). Кече Лызи мәктәбендә “Җимлек” дип аталган акция узган. Балаларга ярдәмгә “Балтач” дәүләт тыюлыгы һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре ярдәмгә килгән. Бу турыда Балтач районы "Хезмәт" газетасы хәбәр итә.

"Кошларга дип атап ясалган җимлекләр арасындагы төрлелеккә шаклар катарлык, һәркем фантазиясен эшкә җигеп, кошларның тамак ялгау урынын үзенчә бизәгән. Эленгән һәрбер җимлектә кошларны бүләк тә көтә, һәркайсы каурыйлы дусларыбыз ярата торган тәм-томнар белән тулыландырылып, кышкы көннәрдә алар ачтан тилмермәсен өчен ризыклар белән баетылган иде", дип җиткерә район газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot