Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач табиблары спартакиада көч сынашты
Чаңгычылар арасында беренче урынны спорт сөюче, ашыгыч ярдәм шоферы Ансар әфәнде яулады.
(Балтач, 5 март, «Татар-информ», «Хезмәт», З. Шакирова). Балтач районы медицина хезмәткәрләре – табиблар, шәфкать туташлары һәм башка персоналлар «Сабантуй» ял паркында рәхәтләнеп ял итте. Җәен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан табигать кочагында Сабантуй үткәрсәләр, кышын чаңгы шуып, төрле уеннар белән спартакиада оештырдылар, дип хәбәр итә районның "Хезмәт" газетасы.
– Элек без коллектив белән бик еш табигать кочагында була идек, соңгы елларда никтер алай бергәләшеп ял итүләр сирәгәйде, эш күплеге дә комачаулады, ахырысы, – ди баш табиб Газинур Дәүлиев үзе дә рәхәтләнеп чаңгы шуып, ярышып килгәннән соң. – Гел эш белән күмелгән коллективны бераз гына булса да эштән аерып, ял иттерәсе килде. Һәм менә әйбәт кенә, оешкан төстә килеп тә чыкты кебек.
Чыннан да, гаять күңелле итеп үткәрде ялларын шәфкать ияләре. Әлбәттә, поликлиникада, станционарда да дежур табиблар, шәфкать туташлары калды. Ә биредәгеләр иң элек чаңгы ярышында катнашты. Сәвия Ильясованың да аягына беренче тапкыр чаңгы элүе икән. Яшь хирург Сәет Әхмәтходжаевның да чаңгыга тәүге басуы. Чаңгычылар арасында беренче урынны спорт сөюче, ашыгыч ярдәм шоферы Ансар әфәнде яулады, икенче урында теш табибы Булат Фәтхрахманов, өченчелектә Рәдиф Гыйләҗев. Хатын-кызлар арасында акушер-гинеколог Ильмира Мәҗитова, шәфкать туташы Ләйсән Әхмәдуллина һәм башкалар оста шуучылар булып танылдылар.
Чаңгы ярышыннан соң кайнар коймак белән кайнар чәй эчелде. Аннан оста чаңгычыларны бүләкләделәр. Парктагы кинотеатрдан район хастаханәсе турында ТНВ каналы әзерләгән эчтәлекле, матур тапшыру караганнан соң, командаларга бүленеп, уеннар башланды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз