news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Балтач табиблары исәптә торучы авыруларны кайгырта

Алар өчен лекция дә укылды, практик күнекмәләр дә күрсәтелде.

(Балтач, 26 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зөлфия Шакирова).  Балтач табиблары исәптә торучы авыруларны хастаханәгә чакыртты. Бу турыда район басмасы яза. 

Участок табибәсе Гөлнара Мансуровна хастаханәнең актлар залында "С заботой о вашем сердце" исеме астында йөрәк-кан тамырлары, югары кан басымы авырулары белән интегүче һәм табиб күзәтүе астында исәптә торучы авырулар өчен лекция укыды. Биредә шулай ук кан басымнары үлчәнеп, даими рәвештә көндәлек нинди дарулар куллану кирәклеге турында сөйләнелде. Инфаркт, инсультны булдырмый калу уңаеннан киңәшләр бирелде, практик күнекмәләр дә күрсәтелде. Авырулар бу көнне үзләрен борчыган күп сорауларга жавап тапты.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100