Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач төбәгендәге юл салучы, тракторчы, ат караучы Зөлхәбирә Нәбиеваны Путин котлаган
Куныр авылында гомер итүче юбиляр 90 яшлегендә хәтер йомгагын сүтеп, котлаулар кабул итте.
(Балтач, 29 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Куныр авылында гомер итүче Зөлхәбирә әби Нәбиева 90 яшлек юбилеен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә килгән кунаклар район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхәдуллин, «Якты юл» хуҗалыгы рәисе Раиф Хәкимов юбилярның хатирәләрен эчкерсез соклану хисләре белән тыңладылар. Зөлхәбирә Нәбиевага дәүләт башлыгы әманәте - РФ Президенты Владимир Путинның котлау хаты һәм район башлыгы Рамил Нотфуллинның истәлек бүләге тапшырылды, дип хәбәр итте бүген төбәкнең "Хезмәт" газетасы.
Язмышында язылган гомеренең 9 дистәсен узган Гыйльман кызы Зөлхәбирә Түбән Субаш авылында биш балалы гаиләдә иң олысы булган. “Кече яшьтән үк, үз-үземне хәтерли башлаганнан бирле, хезмәттә мин. Ачлыгын да кичердек, колхозлаштыру чорларын да күрдек. Колхозда төрле эштә эшләдем, сугыш чорында авыл хатын-кызларын “колхоз кызлары – колхоз атлары” дип кенә йөрттеләр. Нинди генә эш кушмадылар безгә, эшләмәгәне калмагандыр да... Атлар да карадым, урак урдым, җир сөрдем, чәчү чәчтем, Шәмәрдәннән Субашка кадәр җәяүләп, тишек чабаталар белән пычракларда, җилкәгә капчык салып, ашлык ташыдым, урман кистем. Аннан соң Арчаның Мөндеш станциясендә эшләдем, Яшел Үзәнгә юл салу эшенә алып киттеләр. Авылдаш кызлар да бар иде, юл салып Ленинградка кадәр барып җиттек. Ул чорда сугышның бик каты барган, Мәскәүгә кадәр килеп җиткән вакыты иде. Сугыш беткәч авылга кайтардылар”, - ди авыр хатирәләргә уралган дәһшәтле еллар турында юбиляр.
1950 елда ул Куныр авылына килен булып төшә: фронтовик Галимулла исемле егет белән гаилә коралар. Галимулла Нәбиев Бөек Ватан сугышы ветераны, танкист булган, танк белән Берлинның үзенә үк барып җиткән. Зөлхәбирә апа Кунырга килгәч тә колхозга эшкә керә. “Төрле эш башкардым. 10 еллар чамасы тракторчы да булдым әле мин. Башта сабанчы-ярдәмче булып утырып йөргән идем. Аннан соң үземә үк трактор бирделәр. Авылдан Шәрифулла абзыйлар белән бергә эшләдем”, - дип сөйли ветеран.
1952-1953 елларда Куныр авылы урамына таш юл салдылар. Анда да катнаштым. Гомерем хезмәттә үтте, балалар да эшләп үстеләр, ди 8 балага гомер бүләк иткән ана. Тормыш иптәше белән алар 6 кыз, 2 малай тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, бер уллары вакытсыз вафат булган, Галимулла абый 1992 елда бакыйлыкка күчкән...
Зөлхәбирә әби Нәбиева хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы ветераны хөрмәтенә салынган яңа йортта төпчек кызы Зөлфия белән яши. Калган 6 баласы, килен-кияүләре, 15 оныгы һәм 15 оныкчыгының кадер-хөрмәтен, ихтибарын-ихтирамын тоеп, бүгенге тормышларга канәгать булып гомер итә.
Озын гомерлелекнең “серен” сорагач, нәселебездә әтием Гыйльман да озын гомерле булды - 93 яшенә җитеп гомер куйды. Әле бит ул 3 сугыш кичергән. Гражданнар, Япон сугышларында катнашып, Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр үтеп, исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булган. Әтине районда да, авылда да бик хөрмәт иттеләр. Галим, бик укымышлы, акыллы кеше иде ул. Субашта озак еллар авыл мулласы булып торды, дип искә алды юбиляр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз