Балтач төбәге Шодада Авыл көне билгеләп үтелә
Программада ат чабышы һәм күптөрле уеннар каралган
(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). 13 сентябрьдә Балтач районындагы Шода авылында күңелле итеп Авыл көне үткәреләчәк.
Сәгать 11дә башланачак бәйрәм программасында ат чабышы һәм күптөрле уеннар каралган. Рәхим итегез, дип якташларын чакыра районның “Хезмәт”басмасы.