news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач сыерларын Мәскәүгә алып барганнар

Балтач сыеры Россия күләмендә үткәрелгән “Алтын көз – 2018” күргәзмәсендә көмеш медальгә лаек булды.

(Балтач, 26 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зөлфия Шакирова). Күптән түгел "Татарстан" җәмгыятенең акыллы, матур, сөтле ике сыеры – “Кама” белән “Ландыш” Мәскәүдә үткән “Алтын көз-2018” күргәзмәсендә катнашты. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Районның “Татарстан” җәмгыятенең “Кама” кушаматлы сыеры Россия күләмендә үткәрелгән “Алтын көз – 2018” күргәзмәсендә көмеш медальгә лаек булды. Сөтлебикәләрне күргәзмәгә Илдар Фатыйхов белән Фидаил Хәкимов алып барган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100