news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач спортчылары Түбән Новгородтан зур җиңүләр белән кайтты

Кул көрәштерүчеләрнең Идел буе округы беренчелеге быел Түбән Новгород шәһәрендә узды, анда Татарстан данын балтачлылар да яклады.

(Балтач, 1 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Нурзада Сәмигуллин). Кул көрәштерүчеләрнең Идел буе округы беренчелеге быел Түбән Новгород шәһәрендә узды, анда Татарстан данын балтачлылар да яклады, дип яза җирле басма.

Биредән спортчыларыбыз зур җиңүләр белән кайтты. Чепья мәктәбеннән Ильвина Иванова /40 кг/, Алсинә Садыйкова /55 кг/, Яңгулдан Рамил Сабиров /70 кг/, Салавычтан Айгөл Вәлиева /45кг/ округ чемпионнары булып танылса, Яңгулдан Эльвира Сәләхетдинова /45 кг/, Фәнзил Закиров /65 кг/, Арбордан Рәмзия Гаязетдинова /45 кг/, Чепьядан Диләрә Мортазина /50 кг/, Нөнәгәрдән Илсинә Дәминовалар /65 кг/ – икенче,Чепьядан Алина Афанасьева /40 кг/, Татьяна Арыкова /65 кг/ өченче булдылар. Салавычтан Айгөл Вәлиева хатын-кызлар арасында да көч сынашып, өченче призлы урынны яулауга иреште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100