Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Балтач" спорт комплексында нәни балалар спартакиадасы булды
Анда 14 балалар бакчасыннан килеп катнаштылар
(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). "Балтач" спорт комплексында балалар спартакиадасы булды. Әлеге спорт бәйрәме традицион рәвештә 4нче тапкыр үткәрелде. Барлыгы 14 балалар бакчасыннан килгән яшь спортчылар көч сынашты. 6 команда шәһәр жирлегеннән булса, 8е авыллардан килгән иде.
Авыллар буенча Бөрбаш бакчасы 1 нче урында булды. Ә шәһәр жирлеге категориясе буенча 1нче номерлы бакча беренче урыны яулады. Аларга сертификатлар тапшырылды, дип белдерә “Хезмәт” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз