news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач Сосновский балтырганы үскән мәйданнар буенча республикада беренче урында

Районның 134 гектар җирендә кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган үсемлек үсә.

Балтач Сосновский балтырганы үскән мәйданнар буенча республикада беренче урында
pixabay.com CC0 Creative Commons

(Балтач, 12 февраль, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстан районы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Балтач районын Сосновский балтырганы буенча антилидер район дип атады. Бу хакта ул район советы сессиясе утырышында әйтте.

"Антилидер, республикада Сосновский балтырганы буенча беренче урында. 134,3 гектарда Сосновский балтырганы үсә. Кайбер урыннарда биеклеге 2,7 метрга җитә. Шундый итеп үстерәсез", - дигән белешмәне укыды Фәрит Мөхәммәтшин.

"Бик яман әйбер. Без РФ Хөкүмәте рәисе Медведевка хат җибәрдек. Ни өчен дигәндә, бу бездә генә түгел. Әмма бездә беренче урында Балтач районы "җиңүче", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

"Бутаганнардыр", - дип җавап бирде район башлыгы Рамил Нотфуллин. "Бутамаганнар! Бутаганнар сиңа! Кар быел күп булды, чыгып күрсәтә алмыйм инде, күрсәтер идем әзрәк мактанырлык. Карагыз әле, бик яман әйбер", - диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе бу мәсьәләгә ТР вице-премьеры - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның зур игътибар бирүен әйтте. "Марат Готович сорады моны әйтергә, карасыннар әле авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче җитәкчеләр, диде ", - дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Сосновский балтырганы республиканың рәсми буламган "Кара китабы"на кергән үсемлек. Аның яфраклары, сабакларындагы сок кешенең тәнен пешерергә мөмкин. КФУның Гомуми биология кафедрасы доценты Вадим Прохоров "Татар-информ"га интервьюсында бу үсемлекнең игенчелек белән интенсив шөгыльләнгән төбәкләрдә аз булуын билгеләп үткән иде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100