news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач шахматчылары чемпион булып танылды һәм ике кубок яулады

Актаныш балалар иҗат үзәгендә блиц һәм кыска вакытка шахмат буенча республика беренчелеге үтте.

(Балтач, 2 август, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Актаныш балалар иҗат үзәгендә блиц һәм кыска вакытка шахмат буенча республика беренчелеге үтте, дип яза җирле басма.

Әлеге ярышларда Балтач районнан ир-егетләр арасында Әмир Абдрахманов, Азат Хөрмәтуллин, Салават Габдрахманов, Хәлил Гатауллин, хатын-кызлар командасы составында Ландыш Гарифуллина һәм Рамилә Шаһимәрдановалар чыгыш ясады. Хатын-кызлар командалары арасында Балтач командасы ике төр буенча да чемпион булып танылды һәм ике кубок яулады. Шәхси беренчелеккә килгәндә блиц буенча Рамилә икенче, кыска вакытка өченче призлы урынны яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot