news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районының Сырья авылы каберстанлы булды

Авыл тарихы XVII гасырда ук башланса да, теләсә кайсы торак пункт өчен әһәмиятле шушы объект булмаган.

 (Балтач, 4 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Хәсәнова). Балтач районының Сырья авылы халкы, ниһаять, тау башында җир алып, зиратлы булды, диелә “Хезмәт” газетасында.

Әлеге удмурт авылы тарихы XVII гасырда ук башланса да, Сырьяның зираты булмаган, мәрхүмнәр күрше авыл зиратына җирләнгән. Яңа зират юлына инде таш та түшәгәннәр. Моның өчен алар Татарстан Дәүләт Советы депутаты булган якташлары Таһир Һадиевка рәхмәтле.

Берничә төр милләт яшәгән Чепья авылының мөселман һәм христиан зиратлары янындагы юл да игелекле райондашлары ярдәмендә төзекләндерелә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot