news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районының Норма җирлегендә 550 сум үзара салым өчен референдумда актив катнашалар

Референдумда 18 яше тулган һәм тавыш бирергә хокукы булган гражданнар катнаша.

(Балтач, 18 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зөлфия Шакирова). Бу минутларда Норма авыл җирлегендә яшәүче 18 яше тулган һәм тавыш бирергә хокукы булган гражданнар арасында 2019 елда 550 сум күләмендә үзара салым кертелүгә һәм ул җыелган акчаларның түбәндә күрсәтелгән урындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен тотылуына ризамы-юкмы икәнлекләрен белү өчен тавыш бирүләр бара. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Норма җирлеге буенча Кариле авылында Дружба, Г.Тукай, С.Сәйдәшев, Г.Әшрәфҗанов урамнарында 5 һәм 7нче номерлы йортлар арасында юлның машиналар йөри торган өлешенә асфальт-бетон катламы җәйдерү, Т Миңнуллин, Һ. Такташ, Төзүчеләр, Г.Исхакый урамнарында юлга вак таш катламы җәйдерү, Лесная, Овражная урамнары вак ташлы туфрак катламы белән җәйдерү, янгынга каршы 2 гидрант урнаштыру һәм аны комплектлаучы эшләнмәләр сатып алу. планлаштырыла.

Норма авылында М.Садри, Лицей урамнарында юлларга вак таш катламы җәйдерү; М.Вахитов урамында асфальт-бетон катламлы юлны ремонтлау, янгынга каршы 2 гидрант урнаштыру, һәм аны комплектлаучы эшләнмәләр сатып алу; балалар өчен уен мәйданчыгы төзеләчәк.

Чапшар авылында Х.Туфан, Ш. Усманов урамнарында юлларның асфальт -бетон катламын аерым һәм өлешчә урыннарын ремонтлау була.

Кили авылында агачларны кисү, Г.Тукай һәм Нариман урамнарын тоташтыручы җәяүлеләр күпере төзү, Г.Тукай урамында юлга вак таш катламы җәйдерү; янгынга җкаршы 2 гидрант урнаштыру, һәм аны комплектлаучы эшләнмәләр сатып алу; Пүскән авылында: Ф.Кәрим урамында юлга вак таш катламы җәйдерү, су белән тәэмин пректын эшләү, Нормабаш авылында Г.Ибраһимов һәм Н.Баян урамнарын тоташтыручы җәяүлеләр күперен ремонтлау, Г.Ибраһимов урамында шлагбаум урнаштыру, янгынга каршы 2 гидрант урнаштыру, һәм аны комплектлаучы эшләнмәләр сатып алу;  Норма һәм Кариле авыллары өчен Норма авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл төзү. планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100