news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районының Норма авылы мәдәният йортында Әтиләр советы җитәкчеләре семинары узды

Әтиләр союзы семинары “Мәктәпнең укыту-тәрбия эшчәнлегендә әтиләр советының роле” темасына багышланган иде.

(Балтач, 23 апрель, "Татар-информ", “Хезмәт”, Зөлфия Шакирова) Норма гомуми белем бирү базасында үткән Әтиләр союзы семинары “Мәктәпнең укыту-тәрбия эшчәнлегендә әтиләр советының роле” темасына багышланган иде. Биредә мәктәпләрдәге тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары да катнашты, дип яза җирле басма.

Норма мәктәбе директоры Габделфәрт Хаҗиев семинар хакында: “Бу җыен юкка түгел, ул әтиләр советының эшен оештыруга, тагын да нәтиҗәлерәк итүгә, тәрбия эшен ныгытуга юнәлдерелгән” дип белдерде. Әтиләр дә күп килгән иде.

Норма урта мәктәбенең Әтиләр советы җитәкчесе Радик Шәрипҗанов район әтиләренең күпчелегенең читтә эшләү сәбәпле, гаиләсе белән еш булалмау проблемасын күтәрде, үтемле хезмәт урыннары булдыру тәкъдиме белән чыкты. Районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия рәисе: ”Наил Сабирҗанов балаларны начар гадәтләрдән ничек йолып калырга, ата вазыйфаларына тугры калу турында сөйләде. “Районда Башкортстаннан кайткан күпбалалы гаилә бар, – диде ул. – Өйләрендә телевизор да, интернет та юк. Каракүлгә яланаяк киләләр. Гаилә тәрбиясе, яшәү рәвешләре шундый. Ә мәктәптә уку алдынгылары, күп итеп китап укыйлар. Авылга килгәч, китапханәчегә сорау бирәм, нинди проблемаларыгыз бар минәйтәм, “Китап җиткерә алмыйбыз, ишле гаилә бөтен китапны укып бетерде, зинһар, китап белән тәэмин итегез”, ди...

Семинар азагында Мәгариф идарәсе белгече РезедаГаязова: “Җәлеп иткеч хоккей уеннарыннан аерылып, бирегә килгәнегез өчен зур рәхмәт” дип хөрмәтен белдерде. Очрашу Норма урта мәктәбенең сәнгать өлкәсендәге чыгышлары белән үрелеп барды. Районның Әтиләр союзы җитәкчесе ,күп бала атасы, спортчы, җитәкче Булат Зыятдинов 8 март бәйрәменә һәр җирлек әниләр концерты оештыруны һәм гаилә белән бергәләп спорт белән шөгыльләнүне бурыч итеп куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100