news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районының Норма авылы хат ташучылары эт һәм төлкедән курка

Авыл советы бу мәсьәләгә карата битарафлык белдерә.

(Балтач, 28 май, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Фәйзрахманова). Балтач районы Норма авылы хат ташучылары эт һәм төлкедән курка, дип яза район газетасы.

- Безнең Нормада төлкеләр күбәйде, ә менә Карилендә этләр күп. Алар безгә ташланса без нишләргә тиеш? Авыл советына Тимурга (Тимур Гатауллин — Норма авыл җирлеге башлыгы) шалтыратсак, ярардан ары узмый, телефонны куя. Ләкин бер эш тә эшләнми бу юнәлештә. Без нишлик, кемгә мөрәҗәгать итик? - дип шалтыратты бер ханым.

Әлеге апаның борчылуы тавышына чыккан иде. Көн-төн халык өчен дип тырышып эшләүче почтальоннарыбызга матбугатка яздыру өчен төлке дә, эт тә киртә булмасын иде, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot