news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районының Нөнәгәр авылында "Ак калфак" оешмасы җыен уздырды

Нөнәгәр авыл китапханәсендә “Күңелле ял итәбез” дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде.

(Балтач, 16 март, "Татар-информ", "Хезмәт", Ясминә Шәмсетдинова). Балтач районының Нөнәгәр авылында "Ак калфак" оешмасы җыен уздырды. Кичәнең беренче өлешендә “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Әхмәтханова Гөлсимә Дәмин кызы Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының эше белән таныштырды. Җирлек башлыгы Әхмәтханов Альфред Заһир улы исә бүлекчә эшчәнлегенә карата фикерләрен әйтте, дип яза районның "Хезмәт" газетасы.

Икенче өлешне китапханә мөдире Дәминова Зөлфия Камил кызы уен-ярыш формасында алып барды. Кичәдә катнашучылар ике командага бүленеп төрле уеннар уйнадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.

Бу очрашу чәй өстәле артында матур җырлар белән үрелеп барды. Хезмәт ветераны Гафиятуллина Рауза Габдулла кызы үзенең яңа шигырьләре белән таныштырды. Әфганстан сугышы ветераны Нигъмәтҗанов Рамил Солтан улы Фасихов Наил Шамил улының Шәфигуллин Фагыйль Наил улы сүзләренә язган “Әфганстан әнкәм моңында” дигән өр-яңа җырын тәкъдим итте.

Бүлекчәгә йөрүче хатын-кызларыбызның кул эшләреннән “Хезмәт җимешләрем” күргәзмәсе дә сокланырлык иде. Бүлекчә әгъзалары киләчәккә эш планына үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр. Кичәдән канәгать булып таралдылар, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot