news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районының Куныр авылында быел яңа фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк

Бүгенге көндә пункт буласы җирне чистартып, фундамент өчен урын әзерләнә.

(Балтач, 3 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). 2017 елда Татарстанның Балтач районы Куныр авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылачак, дип хәбәр итә районның "Хезмәт" район газетасы. Элеккеге фельдшер-акушерлык пункты "Якты юл" хуҗалыгы ашханәсенең икенче катына урнашкан булган һәм ул аренда белән генә файдаланылган. Әтәч елында исә кунырлыларга яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк.

Бүгенге көндә пункт буласы җирне чистартып, фундамент өчен урын әзерләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100