Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтач районының Кариле авылында авыл бәйрәме һәм имамнар җыелышы була
Ул биредә 300 ел элек нигез салынган авыл мәдрәсәсе тарихына багышлана
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). 5 гыйнварда Балтач районының Кариле авылында 300 ел элек нигез салынган авыл мәдрәсәсе тарихына багышланган авыл бәйрәме һәм имамнар җыелышы уздыру күздә тотыла. Мәдрәсә тарихын, мирасын өйрәнү һәм яшь буынга кайтару, җиткерү максатыннан оештырылган чарада район имамнары, галимнәр, мәртәбәле кунаклар катнашыр дип көтелә, дип хәбәр итә республика мөфтияте сайты.
Тарихтан билгеле булганча, Кариле авылы заманында имамнар әзерли торган Кариле мәдрәсәсе белән таныла. Татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани мәгьлүматлары буенча, унсигезенче йөзнең башларында ук Кари¬ле авылында татар дөньясына билгеле булган шактый зур мәдрәсә эшләгән. Аның мөгаллиме Габдессәлам бине Хәсән әл-Ка¬риле (Габдессәлам хәзрәт) була. Казан артының төрле авылларында имамлык иткән күп сандагы татар дин әһелләре шушы мәдрәсәдә Габдессәлам хәзрәттән дәрес алганнар. Мөхәммәтгали бине Зәйнелгабидин Карилендә укыган чорында үзенең атаклы «Мелла Җами» китабын яза.
Ризаэддин Фәхреддиннең “Асар” хезмәтендә Кариле мәдрәсәсенә һәм анда дини гыйлем биргән мөгаллимнәргә, укыган муллаларга кагылышлы күп сандагы мәгълүматлар тупланган.
Октябрь революциясеннән соңгы чорда Ка¬риле мәдрәсәсе биналары әле озак еллар мәктәп итеп файдаланыла. Аннары алар башка авылга күчерелә.
Хәзерге вакытта авылда яңа мәчет эшләп килә. Авылның яңа иман йорты 20 ел элек салынган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз