news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе дип Фердинант Гыйлемҗанов табылган

“Форпост” директоры Фердинант Гыйлемҗанов исә бер егетне тәрбияләүдә хезмәт куя.

 (Балтач, 24 сентябрь, Татар-информ, Хезмәт, Ясминә Шәмсетдинова). Балтач районында узган “Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” дип исемләнгән конкурста Фердинант Гыйлемҗанов “Районның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” дигән исемгә лаек булды. Бу хакта районның "Хезмәт" газетасы яза. 

Әлеге конкурста район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан беркетелгән тренерлар Балтачтан Расил Мөхәммәтгалиев, Чепьядан Рамил Сафиуллин һәм җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәсенең Балтач үзәге “Форпост” директоры Фердинант Гыйлемҗанов катнашты. Алар балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә исәптә торучы берәр яшүсмерне үз карамагына алып, җәмәгать эшләренә җәлеп итеп, тәртипкә өйрәтүдә, тәрбия сәгатьләре алып баруда нәтиҗәле хезмәтләре өчен мактауга лаек булдылар. Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов җәмәгать тәрбиячесе булган хезмәткәрләргә һәм иң мөһиме – конкурста катнашучыларга рәхмәтен белдерде, диелә язмада.

Конкурста катнашучылар яшүсмерләрне тәрбияләү барышында килеп туган четерекле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар, килеп туган проблемалардан чыгу юлларын ачыкладылар, комиссия вәкилләре белән тәҗрибә уртаклаштылар. Расил Мөхәммәтгалиев һәм Рамил Сафиуллин карамагында яшүсмер кыз балалар була. Алар үз чыгышларында тәрбия барышында килеп туган четерекле мәсьәләргә анализ ясадылар. “Форпост” директоры Фердинант Гыйлемҗанов исә бер егетне тәрбияләүдә хезмәт куя. Ул әлеге эшчәнлеген үз эченә алган киңкырлы, мәгънәле видеоролик ярдәмендә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100