Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач районының булачак хоккейчылары Карадуган авылы бозында әзерләнә
Алка сугып кына хоккейчы булып булмый, аның өчен күнекмәләр көчле, ә теләк аннан да көчлерәк булу кирәк, диләр Балтачта балалар хоккее турында.
(Балтач, 27 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова). Татарстанның Балтач районы Карадуган гимназиясе янәшәсендәге бозның тынып торган вакыты юктыр: анда һәрчак яшь хоккейчыларның алка суккан тавышы ишетелеп тора. Бирегә Карадуганның үзеннән генә түгел, күрше-тирә авыллардан да хоккей осталыгына төшенергә 30лап бала килә, дип хәбәр итә Балтач районының “Хезмәт” газетасы.
Хоккейга булган мәхәббәт кенә берләштерәме әлеге егетләрне, әллә инде тренерлары Рөстәм Хөсәенов та чын остаз булып, киләчәккә зур өметләр уятамы? Бу очракта ике сәбәп тә бер максатка әверелә. Рөстәм үзе дә хоккейны бик якын күрә. "Игенче" җыелма командасында чыгыш ясап, укучылары алдында ничек уйнарга кирәклеген күрсәтә. Рөстәм хоккей серләренә төшендергән егетләр зур уңышларга ирешеп, хәтта башка республикаларда да чыгыш ясап кайта. Бигрәк тә 2003-2004 елгы егетләрнең быел Башкортстаннан өченче урын алып кайтулары тренер өчен олы сөенеч булды. Шулай ук өч ел рәттән Татарстан буенча ачык шугалакларда җиңүчеләр булып танылу да зур дәрәҗә булып тора.
Рөстәм белән булачак хоккейчыларга аралашу бик җиңел һәм рәхәт, чөнки ул алардан үзен өстен күрми, юмор хисе дә көчле тренерда. Шулар ярдәмендә ул җиңелүгә дучар булган уеннарда да егетләргә дәрт бирердәй сүзләр таба. Гомумән, аның белән бер сезон эшләп караган балалар икенче елны да бозга килергә атлыгып тора.
Хоккейга балаларын йөртергә теләгән әти-әниләр ничә яшьтән китерергә икән дип аптырсалар, Рөстәмнең җавабы әзер: 4-5 яшьтән. Аннан соң шул ягы да уңайлы, кыш бетте дә, боз эреде, эш бетте дип утырырлык түгел биредә. Шугалак эрегәч футбол, волейбол, гандбол уеннары уйныйлар, хоккейны онытып бетермәс өчен күрше районнарның боз сараенда дуслык уеннарына йөриләр, җәйге спорт лагерьларында шөгыльләнәләр.
Дөрес, һәрбер спорт төрендә дә медаль ике яклы булган кебек, уңайлыклары белән бергә проблемалары да чыкмый калмый. Алар турында тренер: "Проблема һава торышында инде. Ләкин карлар яуган һәм бураннар чыккан вакытта Булат Бакиевич ("Игенче" хуҗалыгы җитәкчесе — З.Ф.) шугалак себерергә трактор биреп тора", - ди.
Алка сугып кына хоккейчы булып булмый, аның өчен күнекмәләр көчле, ә теләк аннан да көчлерәк булу кирәк. Кем белә, әллә нәкъ менә шушы бозда бүген яратып кына хоккей уйнаган малайлар киләчәктә район данын еракларга танытырлар, дип өмет баглый Балтач районы газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз