news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районының Борнак авылында балыкчыларның чираттагы ярышы узды

Иң беренче балык тотучы, иң ахыргы балык тотучы, иң зур балык тотучы һәм иң күп балык тотучы Рәмзил Габдрахманов булды.

 (Балтач, 20 март, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтач районының Борнак авылында ел саен Шамил Мулләхмәтов истәлегенә традицион рәвештә балыкчылар ярышы уза. Уеннар күп һәм төрле номинациядә үткәрелде. Бәйрәм кунаклары үзләрен балык тоту, тизлеккә боз тишү, бозлы савытка басып капчык сугышы, аркан тарту, он тутырган капчыкны күтәреп йөрү, футбол, таяк тартышуда сынады, дип яза район газетасы.

Бу көнне Шушма елгасының кәбестә дугаенда чын Сабан туе ясады борнаклылар. Һәркем күңеленә якын уен төрләрендә катнаша алды. Балык тотучыларга килсәк, “Иң яшь балыкчы булып Рәнис Нәҗипов, “Иң өлкән балыкчы” булып Рим Хәбибрахманов танылды. Иң беренче балык тотучы, иң ахыргы балык тотучы, иң зур балык тотучы һәм иң күп (кг) балык тотучы Рәмзил Габдрахманов булды. Рәмзил үткән елдагы титулын кабат үзендә калырды, абсолют җиңүче булды.

– Бәйрәмдә катнашкан һәммә кеше ял итеп, яхшы кәеф белән кайтып китте. Бәйрәмнең иганәчеләре Мулләхмәтовлар гаиләсенә, өстәл әзерләгән апаларыбызга, оештырырга булышкан егетләргә, тәмле чәйләре, пылау һәм шашлыклары белән сөендергән егетләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез, - ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100