news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районының ашлык амбарында янгын чыккан

Фаҗига Кариле авылының Тукай урамында була.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). Балтач районының ашлык амбарында янгын чыккан. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Кичә кич белән 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына бер ир Кариле авылының Тукай урамындагы ашлык амбарында чимал яну турында хәбәр итә.

Ут чыккан урында 110нчы бүлек янгын сүндерүчеләре, полиция, электр челтәрләре хезмәте һәм "Тимирязев исемендәге" хуҗалык вәкилләре эшли.

Янгын ашлык киптергәндә, технологик процесс бозылу сәбәпле чыккан була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100