Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач районының Арбор авылында мәрхүм җитәкчеләрен искә алдылар
Билсур Мәгъсүм улы Зәкиев истәлегенә унынчы мәртәбә балалар арасында көрәш ярышлары үткәрелде.
(Балтач, 26 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Нурзада Сәмигуллин) Балтач районының Арбор авылында мәрхүм җитәкчеләрен искә алдылар. Озак еллар шушы хуҗалыкны җитәкләгән, яшьли арабыздан китсә дә, бик күп игелекле гамәлләре белән авылдашлары күңеленә кереп калган Билсур Мәгъсүм улы Зәкиев истәлегенә унынчы мәртәбә балалар арасында көрәш ярышлары үткәрелде, дип яза җирле басма.
Ярышларга елдан-ел балалар күбрәк катнаша, быелгысына да 17 мәктәптән 107 яшь көрәшче килгән иде. Шуңа да аны олимпия системасы белән үткәрергә туры килде.
Ярышларны ачу тантанасында чыгыш ясаган район яшьләр эше һәм спорт бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин сөенүен яшермәде: “Менә бит, чепьялыларга ияреп, ярышларыбызга Кече Лызи мәктәбенең удмурт егетләре дә тартыла башлады. Заманында үзе дә көрәш белән мавыккан тренерлары Рамил Зәйнетдинов егетләрне уята, кызыксындыра алды, инде призерлары да күренә”.
Соңгы елларда районда үткән барлык көрәш ярышларының даими җиңүчеләре булган Смәел, Яңгул,Чепья малайларына көндәшләр барлыкка килү дә күңелле яңалык. Бу ярышларда призерлар арасында моңа кадәр “күләгә”дәрәк калган мәктәпләр көрәшчеләрен дә күрдек. Әмма команда беренчелегндә әлегә лидерлар үзгәрешсез калды: беренчедә – Чепья, икенчедә – Яңгул, өченчедә Смәел көрәшчеләре.
Ярышның иганәчесе мәрхүмнең улы Роберт Зәкиев булса, “Арбор” хуҗалыгы яшь көрәшчеләрне ике тапкыр бушлай кайнар ризык белән сыйлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз