news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районының 2018 нче елгы чыгарылыш кичәсе район мәдәният йортында үтте

ЮДИда югары балл җыючылар Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

(Балтач, 4 июль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Миләүшә Халикова). Балтач районы мәктәпләре быел 190 укучысын озатып җибәрде, аларның 32се алтын медальгә ия булды, дип яза "Хезмәт” сайты.

Араларыннан узган ел район башлыгы грантын откан Балтач гимназиясе укучысы Лилия Мәхмүтова чыгарылыш сыйныф укучыларын баркайчан да бирешмәскә өндәде: “Хәзер сезгә меңләгән мөмкинлекләр һәм меңләгән юллар ачык. Шулардан дөресен сайласагыз иде! – диде ул. – Бу БДИның ахыр чиктә сезнең тормышта булачак сынауларның иң авыры булып калуын телим!”

Чыгарылыш кичәсенең зур өлеше шул имтихан нәтиҗәләрен барлау иде. Ни дисәң дә, БДИ укучыга бик зур йогынты ясый – моны исәпкә алмый мөмкин түгел. Балтач районы укучыларының имтиханнарда җыйган уртача баллары республиканың уртача балларыннан югарырак икәнлеге искәртеп үтелде, югары балл җыючылар Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын әти-әниләр, класс җитәкчеләре белән беррәттән ТРның төзелеш һәм архитектура дәүләт экспертизасы идарәсе җитәкчесе Салихов Мәҗит Хаҗип улы, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Рамил Илдус улы, аның урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидаил улы һәм КНИТУ-КАИның компьютерлар технологиясе һәм информация саклау институты директор урынбасары Гыйзәтуллин Зиннур Марсель улы да котлады.

“Туган мәктәбегезне, авылыгызны, районыгызны онытмыйча, киләчәктә игелекле һәм җәмгыятькә файдалы кешеләр булып, районның данын тагын да еракларга җиткерәчәгегезгә, илебезнең лаеклы кызлары һәм уллары булачагыгызга ышанып калам,” – диде Балтач районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рашит улы.

Концерт тәмамлангач, кичәге укучылар күккә шарлар очырды, аннан дискотека булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100