Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач районында юллар, дәүләтнекеннән тыш, үзара салым акчасына да төзекләндерелә
Төбәкнең барлык торак пунктларын район үзәге белән асфальтлы яки вак таш җәелгән юллар тоташтыра.
(Балтач, 7 ноябрь, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Балтач районының барлык торак пунктларын район үзәге белән асфальтлы яки вак таш җәелгән юллар тоташтыра, дип яза төбәкнең “Хезмәт” газетасы. Хәзер инде авыллар арасында һәм авыллар эчендәге юлларны да бик тәртипләп торалар. Бу юнәлештә дәүләт программалары гына түгел, үзара салым акчасы да бик нык ярдәм итә.
Күптән түгел Юл төзүчеләр көне билгеләп үтелде. Әмма “МДСУ-1” оешмасы хезмәткәрләре аны эштә үткәрде. Эш булганда эшләп калырга кирәк, диләр алар. “Бездә эш ел әйләнәсе алып барыла, ул бер сезонда гына башкарыла да алмый. Юл салу, булганын төзекләндерү сезонында оешманың һәр хезмәткәре эш белән мәшгуль. Машиналар саны арткан саен, юлларның төзеклеге тиз какшый. Шуңа күрә капиталь һәм агымдагы ремонт бер дә тукталмый, яңа юллар салырга да өлгерәбез”, – ди “МДСУ-1” оешмасы җитәкчесе Рашит Ильясов.
Юл төзүче хезмәте җиңел эш түгел: эш көне иртән башланып, кичен генә тәмамлана, җәй айларында ике сменада да эшләргә туры килә. Алай булса да, бу эш абруйлы, оешмага яшьләр дә бик теләп килә. Эшкә өйрәнеп, алар тәҗрибәле хезмәттәшләренең эшләрен лаеклы дәвам итәләр.
Районның юл төзүчеләре быел Иске Көшкәт һәм Урта Көшкәт авыллары арасында 3 чакрым юлга 40 млн, Салавыч Сәрдегәне белән Иске Салавыч арасында 3 чакрым юлга 32 млн сумлык капиталь ремонт үткәргәннәр. Шулай ук республика бюджетыннан бүленгән акчага гомуми кулланылышта булган 6 чакрым юлга өлешчә асфальт салынган, 25 млн сумга 5 чакрым юл төзекләндерелгән. Урам юллары челтәрләрен норматив хәлгә китерү программасы нигезендә дә конкрет эш алып баралар. Район үзәгендә 2,2 чакрым юлга, Иске Салавычның Школьная урамы, Кече Лызиның Медведев урамнарына һәм Кариле авылының кайбер участокларына асфальт салынган. Республика бюджетыннан 20 млн сум акча бүленеп, шуның 9 млн сумы Балтачның яңа микрорайоны урамнарына 3,1 чакрым юлларга таш түшәүгә тотылган. Шулай ук Курмала, Көек, Кариле, Ярак-Чурма, Урта Көшкәт, Түбән Субаш, Сосна авылларында барлыгы 4,2 чакрым юлга таш җәелгән.
Юллар төзүдән тыш, “МДСУ-1” оешмасы егетләре үзара салым акчасына башкарыла торган авыл урамнарына таш түшәү, җәяүле сукмаклары салу эшендә дә актив катнаша. Быелгы сезонда иң беренчеләрдән булып бистәнең 2 нче номерлы балалар бакчасы янында юл астыннан су агу юллары ясалып, урам киңәйтелде, тукталыш ясалды. Үзара салым акчасына гимназиягә кадәр җәяүле сукмагы салынды. Балтач мәктәбенә дә үзәктән балалар хәзер тротуардан атлыйлар. 1нче һәм 2нче номерлы балалар бакчалары сабыйларының әти-әниләре мөрәҗәгате буенча Мәктәп урамы юлы кабат асфальт белән капланды. Хәзерге вакытта Нияз Хәбибуллин җитәкчелегендәге бригада Ленин урамында җәяүлеләргә сукмак салу белән мәшгуль.
Авылларда үзара салым акчаларына урамнарга вак таш түшәү юнәлешендә күләмле эш башкарылган. Ә юл салучылар эше кар яугач та туктатылмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз