news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районында яна торган йорттан күршеләре ир-атны алып чыккан

Янгын Кенәбаш авылының Тау урамындагы 2нче йортта чыккан.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Балтач районында күршеләре яна торган йорттан 48 яшьлек ир-атны алып чыккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгын Кенәбаш авылының Тау урамындагы 2нче йортта кичә кич чыккан. Урынга 10нчы янгын-коткару часте, Рәхимов исменедәге ирекле янгын сүндерү отряды, шулай ук тормыш иминлеген тәэмин итү хезмәте хезмәткәрләре килгән.

Ут 40 квадрат метрлы йортны, мунчаны ялмап алган, башка корылмаларга күчү куркынычы зур булган. Янгын сүндерүчеләр 30 минут эчендә утны сүндергән. Хуҗа зыян күрмәгән, аны күршеләре алып чыккан булган.

Янгынның беренчел сәбәпләре – электр җиһазларын куллануда куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100