news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районында яңа объектлар ачылды

Балтач районында бүген Борнак авылында күпфункцияле үзәкле, Балтач бистәсе чаңгы базалы булды.

(Балтач, 22 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зөлфия Шакирова). Бүген Балтач районында  Борнак авылында күпфункцияле үзәк, Балтач бистәсендә чаңгы базасы ачылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Борнак авылында бер катлы әлеге мәгариф объекты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә бүленгән республика акчалары хисабына эшләнде. 616, 7 кв.метр мәйданда эшләр җәй буе дәвам итте.

Үзәкне салып чыгу 27 миллион 474 мең сумга төшкән. Подрядчы оешма – “Строитель” ширкәте, (субподрядчысы – “Строймастер”). Үзәк бинасында 14 укучыга исәпләнгән башлангыч мәктәп урнашкан – ике сыйныф бүлмәсе бар; 15 балага исәпләп балалар бакчасы эшләнгән, балаларны тукландыру өчен ашханәсе, 50 урынлы актлар залы, китапханә һәм уку залы бар.

Шулай ук бүген Балтач бистәсендәге “Сабантуй” ял паркы территориясендә блок-модульле чаңгы базасы ачылды. Бер катлы бина җиһазлар белән тулыландырылган, кирәкле инвентарьлар бар, барлыгы 128, 84 кв.метр мәйданны биләп тора. Бина чаңгы базалары төзү буенча республика программасы нигезендә сафка басты.

Төзелеш эшләренә 6 миллион 959 мең 343 сум акча тотылды. Төзүчесе – “Эвриал” ширкәте. Объект район халкына физкультура һәм сәламәтлек эшләре алып баруга, физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләргә мөмкинлекләр тудыруга, спорт чаралары үткәрүгә, гаиләләр белән ял итүгә, гомумән, халыкка хезмәт күрсәтүгә корылган.

Тантаналы ачылышта  "Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Мәҗит Салихов, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм башкаладан килгән бик күп кунаклар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100