news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районында яңа медицина учреждениесе бинасы ачыла

Шул уңайдан мәртәбәле кунак килүе көтелә.

 (Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”). Бу атнада Балтач районы Ярак Чурма авылында күп функцияле үзәк ачылуы һәм шул уңайдан ТР Премьер-министры Илдар Халиковның килүе көтелә, дип белдерә районның “Хезмәт” газетасы.

Кадерле кунак килә калса, тизрәк өй җыештыра башлыйбыз. Тиешле җирлекләр, шул исәптән Балтач, Норма җирлекләре җитәкчеләренә дә, чисталык, тәртип мәсьәләсенә җитди якын килү кирәк. Әле Нормада эшлисе эш күп, сүтелгән иске йорттан калган чүпне түгәсе, күп катлы йортларда яшәүчеләрнең яшелчә бакчаларын көзге уңыштан соң тәртипкә китертәсе, төзелеш барган участокларда тәртип урнаштырасылары бар, диелә әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot