news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районында трассада “КАМАЗ” машинасына ут капкан - видео

Шаһитлар “КАМАЗ” Балтач район үзәгенә керү юлында яна дип белдерә.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә юл кырыенда туктаган “КАМАЗ” йөк машинасының януы турында видео пәйда булды.

Шаһитлар “КАМАЗ” Балтач район үзәгенә керү юлында яна, дип белдерә. Комментарийлар язучылар узып баручы автомобильләр туктамый, дип борчылалар.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы мондый очракта Балтач районында ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100