news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтач районында "Талантлар иленә сәяхәт" бәйгесенә әзерлек бара

Районның “Факел” клубы “Хезмәт” газетасы белән берлектә «Талантлар иленә сәяхәт» дип аталган бәйге игълан иткән.

 (Балтач, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт"). Балтачның “Факел” клубы “Хезмәт” газетасы белән берлектә «Талантлар иленә сәяхәт» дип аталган бәйге игълан иткән иде. Әлеге бәйгедә җыр-моңга, нәфис сүзгә, биергә сәләте булган 50 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. Клуб хезмәткәрләре үзешчән артистларга репетицияләргә килү мөмкинлеге дә тудырды, дип яза җирле басма.

Бу көннәрдә “Факел” диварлары җыр моңга күмелде, чөнки биредә репетицияләр гөрли, өлкәннәребезнең талантларына сокланып туймаслык. Аларның барысы белән дә 7 октябрь көнне “Факел”да узачак “Талантлар иленә сәяхәт” дип аталучы бәйрәм кичәсендә танышып булачак, диелә язмада.

news_right_1
news_right_2
news_bot