Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтач районында Россия Герое хөрмәтенә итекле хоккей уеннары узачак
Иске Көшкәттә туган Олег Исаевка герой исеме вафатыннан соң бирелә.
(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 23 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Балтач район үзәгенең “Сабантуй” ял паркында итекле хоккей уеннары үтәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Балтач Форпост үзәге директоры Фирдинант Галимҗанов әйтте.
Уеннар Иске Көшкәт авылында туган, Чечнядагы сугышта катнашып Россия Герое исеменә лаек булган Олег Николаевич Исаевка багышланган.
Олег Исаев – хәрби очучы, ул 1964 елда Иске Көшкәттә туган. 1996 елда Чечняда барган сугышлар вакытында һәлак була. Исаевның гаиләсе Иске Көшкәттә яши.
Фирдинант Галимҗанов әйтүенчә, итекле хоккей уйнау Әфган, Чечня һәм башка конфликтларда катнашкан ветераннарның теләге булган. “Алар нәкъ менә шушы спорт төрен сайладылар. Гадәти хоккейны бар кеше дә уйный, алай кызык түгел. Бу уенда бөтенләй башка төрле хис-кичерешләр”, - диде ул.
Итекле хоккей буенча ярышлар былтыр беренче тапкыр уздырылган. Бу уен төрен районга беренче булып кертүче итеп Фирдинант Галимҗанов үзен атады. Уеннарның кунаклары итеп төрле гаскәрләрдә хезмәт иткән хәрбиләр чакырылган.
Таләпләр буенча, һәр командада 6 уенчы: 5се – уен кырында, 1се – капкачы. Бу уен төре хоккейны хәтерләтә, әмма ул бозда түгел, гадәти тигез мәйданчыкта уза. Шайба урынына хоккей тубы кулланыла.
Уен тәмамлангач, откан командаларга да, уңышка ирешә алмаганнарына да грамоталар, бүләкләр һәм кубок биреләчәк. Уеннардагы иң өлкән уйнаучы махсус приз белән бүләкләнәчәк. Чара көндезге сәгать 10да башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз