news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районында мөхтәсиб сайланды

Шулай ук аксакаллар, дәү әниләр һәм мөслимәләр советлары, юридик комиссия төзелде

(Казан, 5 март, “Татар-информ”). Балтач районында мөхтәсибәтнең сайлау җыенында мөхтәсиб сайланды. Имам-мөхтәсиб итеп бертавыштан Җәлил хәзрәт Фазлыев сайлап куелды.
Балтач мөхтәсибәте Татарстанда яхшылардан санала. Монда халык белән эшләү җайга салынган. Мөхтәсибәт советында бик күп юнәлештәге комиссияләр эшли. Сайлау җыенында Мөхтәсибәт советы белән берлектә укыту, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, эшмәкәрләр белән эшләү, дәгъват, спорт, массакүләм мәгълүмат чаралары комиссияләренең әгъзалары да сайланды.
Шулай ук аксакаллар, дәү әниләр һәм мөслимәләр советлары, юридик комиссия төзелде. Мөхтәсибәт советы әгъзасы булып район хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары да тора, дип хәбәр итә Islamrt.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100