news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтач районында коеларны эшмәкәрләр ремонтлый

Норма авылындагы җимерек коены Ринат Камалов рәткә кертә.

 (Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Норма авылы коеларга бик бай. Биредә урам саен кое дисәң дә, ялгыш булмас. Ләкин аларның төрлесе-төрле хәлдә. Гагарин урамында да искереп, җимерелеп беткән бер кое бар иде. Шул урамда яшәүче Ринат Камалов су чыганагын ремонтларга алынды, дип яза Балтач районының "Хезмәт" газетасы.

Ринат энесе Айнур белән 1нче май тирәләрендә җимерек такта-бураны сүтәләр, чокырын яхшылап чистарталар, балчыгын чыгаралар. Аларга һәр күмәк эштә тә ярдәмчел, активист егет Руслан Әшрәфҗанов та кушыла. Ринат вакыты булган саен кое тирәсендә бөтерелә, ә вакыт дигәннәре чамалы, чөнки үзенең шәхси эше дә бар - тимер мичләр ясау белән шөгыльләнә, заказларны кабул итеп алгач, вакытында эшләп тә бирергә кирәк. Коены эшләп чыгу да финанс сорый. 

Теләгенә ирешә Ринат, Сабантуй тирәләренә коены өлгертә, түбәсен дә матур итеп ясап куя, нык һәм күркәм корылма килеп чыга. Бүген шул коядан кирәк кеше су ала, көнкүрештә куллана.

"Ринатка аңа кое кирәкми, – ди шул тирәдә яшәүчеләр. – Аның үзенең ишегалдында коесы бар. Урамны ямьсезләп утырмасын, су чыганакларыбызны саклыйк, дип ясады ул аны. Югыйсә, андый иске коеларны кайбер авылларда инде күптән күмделәр. Бу коены мактыйлар, әмма суы гына аз".

“Әкренләп суы ишәя инде”, - ди Ринат. Норма җирлегендәге суның сыйфаты гаять тә начар һәм каты булуын исәпкә алсак, мондый коелар биредә хаҗәт әле. Чишмә суын эчәргә генә алып кайтасың, бөтен-кирәк-ярагың өчен дә ташып бетерү мөмкин түгел, ди ул.

Ринат әнисе Алия, тормыш иптәше Тәнзилә, ике улы, энесе белән үзләре матурлаган йортта яшиләр. Әтиләре инде күптән мәрхүм. Әгәр исән булса, алтын куллы улларының рәхимле эшләр кылуына горурланып туймас иде, диелә язмада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100